Загрузил vlad.frolik

Хади-Такташ

реклама
Һади Такташ
(1901 – 1931)
« За золото " страны не
продаст,Если не потеряет,
совестно.Золото-это
мусор
• Һади Такташ 1901 елның 1
гыйнварында Тамбов
губернасының Сыркыды авыл
ында урта хәлле крестьян
гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк
укырга, җырлар, такмаклар
чыгарырга һәвәс булып үсә.
Һади беренче мәртәбә үз
өендә әткәсеннән һәм
әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә
бераз укыгач, үз
авылларындагы дини
мәктәпкә китә. Соңрак аны
Сыркыдыдан утыз чакрым
ераклыктагы, заманына күрә
• процессы яңачарак
корылган Пешли мәдрәсәсенәб
ирәләр. Шунда Һади 1911
елдан 1913 елның ахырына
кадәр укый. Биредә ул шул
чакта төрки дөньяга киң
таралган «Вакыт»,
«Йолдыз», «ЯлтЙолт»исемле газета һәм
журналлар белән таныша,
шигырьләр язу белән мавыга.
Кызганыч ки, булачак
• шагыйрьнең бу чорда иҗат
иткән шигырьләре безнең
көннәргә кадәр килеп
ирешмиләр. Пешлидән соң
Һади бер елын, укымыйча,
авылда үткәрә.
• Беренче империалистик
сугыш башланып, алты
балалы зур гаиләнең матди
хәле кыенлашкач, Хәйрулла
абзый үзенең улларын читкә
• эшкә җибәрергә карар кыла.
Шул уңайдан унөч яшьлек
Һадины да, үзләренә кардәш
тиешле бер сәүдәгәргә
ияртеп, Урта
Азия якларына КәттәКурган шәһәренә озата. Һади
әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә
хезмәтче малай хәлендә яши.
Аннары Бохарага күчеп, шәһәр
байларыннан берсенең
мануфактура кибетендә
приказчик өйрәнчеге булып
эшли. Хезмәттән буш
вакытларында шәһәр
• яшьләренең төрле мәдәни
эшләренә, һәвәскәрләр
оештырган спектакль,
концертларга йөри, Бохара
әмирен бәреп төшерүне
максат итеп куйган сәяси
хәрәкәттә актив катнаша.
Матбугатта Бохарадагы
вакыйгаларны яктырткан
мәкалә-хәбәрләре басылып
чыга. Бала чактан ук
башланган әдәби иҗат
• тәҗрибәләрен дәвам
иттереп, «Газраилләр»,
«Караңгы төннәрдә»,
«Төркстан сахраларында»
исемле шигырьләрен яза.
«Төркстан сахраларында»
дигән шигыре Ташкентта
нәшер ителә торган «Олуг
Төркстан» газетасының 1918
елгы 21 гыйнвар санында
басылып та чыга. Бу — Һади
Такташның матбугатта
дөнья күргән беренче шигыре.
• Урта Азия якларына әтиәнисенә матди яктан булышу
• нияте белән киткән үсмер
малайның теләкләре
тормышка ашмый. 1917 елгы
революцияләр шаукымыннан
соң озак та үтми, 1918 елның
көзендә Һади туган авылы
Сыркыдыга кайта. Авылда ел
ярым чамасы китапханә
мөдире, башлангыч мәктәп
укытучысы булып эшли,
мәдәни-агарту эшләре алып
бара.
• Һади Такташ — барыннан да
элек шагыйрь буларак
танылган әдип. Ләкин аның
бай мирасында башка жанр
әсәрләре дә зур урын били. Ул
— «Күмелгән кораллар»,
«Югалган матурлык» һәм
«Камил» исемле драма
әсәрләре авторы. Үз
вакытында бу драмалар
татар сәхнәсендә куелалар
һәм уңыш казаналар.
• Һади Такташ үзенең каләмен
сәнгатьнең иң популяр
төрләреннән булган
• сынап карый. Аның архивында
шушы юнәлештә эшләнгән
тәҗрибәсеннән «Камил»
киносценариеның
кулъязмалары сакланып
калган.
• Газета-журнал
редакцияләрендә озак эшләү
әдипнең журналистлык
талантын да ачып җибәрә.
Заманның күп төрле әктүәл
темаларына багышлап, ул
дистәләрчә публицистик
мәкалә, очерк һәм
фельетоннар язып бастыра.
• Хикәя жанрында, әдәби
тәнкыйть өлкәсендә дә көчен
сынап карый. 1980-1983 еллар
арасында Татарстан китап
нәшрияты әдипнең барлык
жанр әсәрләрен туплаган өч
томлык җыентыгын
чыгарды.
• Әдип революция һәм шул
елларның кырыс
романтикасын, шул чор
• кешеләренең рухи матурлыгын
сәнгатьчә гәүдәләндергән
төрле жанрдагы әсәрләре
белән татар әдәбияты
тарихында яңа сәхифә ачты,
яңа принципларга таянган
әдәбиятның нигез ташларын
салуда үзеннән зур өлеш
кертте.
• Һади Такташ 1931 елның 8
декабрендә тиф авыруыннан
Казанда вафат була һәм
Максим Горький исемендәге
Үзәк культура һәм ял
паркындагы зиратта
Скачать